Өй артыгыз — гөлбакча
Җиләге пешкән-пешкән
Җиләк арасында сайрый
Сандугач очып төшкән
Гөлбакчагыз бигрәк матур
Карыйм сокланып кына
Мин дә очып төшәр идем
Күбәләк булып кына
Гөлбакчагыз бигрәк матур
Карыйм сокланып кына
Мин дә очып төшәр идем
Күбәләк булып кына
Өй артыгыз — гөлбакча
Гөлләре түтәл-түтәл
Түтәлләргә кояш төшкән
Нуры гөлләрне үпкән
Гөлбакчагыз бигрәк матур
Карыйм сокланып кына
Мин дә очып төшәр идем
Күбәләк булып кына
Гөлбакчагыз бигрәк матур
Карыйм сокланып кына
Мин дә очып төшәр идем
Күбәләк булып кына
Өй артыгыз — гөлбакча
Коймасы челтәр-челтәр
Бакчагызга кемдер керер
Сезне бәхетле итәр
Гөлбакчагыз бигрәк матур
Карыйм сокланып кына
Мин дә очып төшәр идем
Күбәләк булып кына
Гөлбакчагыз бигрәк матур
Карыйм сокланып кына
Мин дә очып төшәр идем
Күбәләк булып кына

Марат Яруллин - Голбакча
- Длительность02:36
- Размер файла5.97 MB
- Качество320 kbps
Добавлено 28.08.2026123 прослушиваний